Бүген 10 октябрьдә Кыргызстанда узган парламент сайлавының рәсми нәтиҗәләре игълан ителде.
Кыргызстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, хакимияттән төшерелгән Корманбәк Бакыевның туганнары кергән "Ата-Йорт" партиясе күбрәк тавыш җыйды.
8.47% белән тавышларның күпчелеген җыйган "Ата-Йорт" фиркасе 120 урынлы парламентта 28 урынга ия булды. Социаль демократлар 7.83% тавыш белән парламентка 26 вәкилен кертә алды. Өченче урында исә "Ар-Намус" партиясе тора, алардан 25 вәкил сайланды.
Дүртенче һәм бишенче урыннарда "Республика" һәм "Ата Мәкан" партияләре тора. "Республика" партиясенең 23, ә "Ата Мәкан" партиясенең 18 вәкиле сайланган.
Сайлауда 29 партия катнашкан иде.