Accessibility links

Кайнар хәбәр

Отунбаева: "Кыргызстанда сәяси бердәмлек булдырачакбыз"


Кыргызстан президенты Роза Отунбаева илдәге сәяси билгесезлекне бетерү өчен кулдан килгәнне эшләргә әзер булуын белдерде. Отунбаева 10 октябрьдә узган сайлауда 5%тан артык тавыш җыя алган 5 партиянең иртәгә парламентта җыелачагын белдерде. Җыенда 120 депутат катнашачак.

Сәяси каршылыклардан соң дөнья җәмәгатьчелегенең Кыргызстандагы соңгы хәлләргә игътибар итүен белдергән Отунбаева, рәсми сайлау нәтиҗәләренең игълан ителүеннән соң беренче буларак нәтиҗәләр белән БМО идарәсенең котлау белдерүен әйтте.

Отунбаева яңа төзеләчәк хөкүмәтнең ил тотрыклыгын саклaячагын белдерде.
XS
SM
MD
LG