Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә бомба төялгән машина шартлавы нәтиҗәсендә 2 кеше үлде


Йәмәннең көньягында бомба төялгән бер машинага булган һөҗүмдә 2 кеше һәлак булды.

Йәмән җирле рәсмие Далеа шәһәрендә иминлек бинасына якын җирдә, күзләү идарәсе хезмәткәре машинасына урнаштырылган бомбаның шартлавы нәтиҗәсендә 13 кешенең дә яралануын белдерде.

Һөҗүмдә үлгән 2 кешенең тыныч халыктан булуы белдерелә. Яраланганнар арасында шулай ук 2 хәрби булган.

Һөҗүм турында тикшеренү эше дәвам итә.
XS
SM
MD
LG