Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия президенты Хорватиядә сугыш корбаннарыннан гафу үтенде


Сербия президенты Борис Тадич белән Хорватия президенты Ивo Йосипович 1991 елда Сербия хәрбиләре тарафыннан үтерелгән 260 хорватны искә алу чарасында катнашты. Тадич, серб хәрбиләренең 1991 елда гади халыктан 260 кешене үтергән өчен хорват халкыннан гафу үтенде.

Тадич, "Мин монда сугыш корбаннарына хөрмәт йөзеннән, алар өчен гафу үтенергә килдем. Һәм без Сербия белән Хорватия арасында тарихта яңа сахифә ачып җибәрергә омтылабыз" диде.

1991 елда серблар җитәкчелегендәге Югославия армиясе 260 хорват үтерелгән Вуковар шәһәренә басып кергән иде.

Хәрбиләрнең шәһәргә керүе белән кешеләр хастаханә биналарына сыена. Бу биналарның берсендә сыенган 260 хорват берьюлы үтерелде һәм күмәк каберлеккә җирләнгән иде.

Сербия президенты Тадич быел Босниягә охшаш сәфәр ясап серб хәрбиләр тарафыннан үтерелгән 8 мең босниялене искә алу чарасында катнашкан иде.
XS
SM
MD
LG