Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: "Кәшмир проблемын чишү өчен басым ясый алмыйбыз"


Һиндстандагы рәсми сәфәрен тәмамлар алдыннан АКШ президенты Барак Обама, Һиндстан премьер-министры Манмоһан Синг белән очрашуыннан соң ясаган чыгышында, Һиндстан белән Пакстан арасында низаг тудырган Кәшмир мәсьәләсе кебек проблемнарны чишү өчен АКШның басым ясый алмаячагын әйтте.

Һиндстан һәм АКШ җитәкчеләре арасында узган очрашудан соң, террор куркынычының бу ике ил өчен уртак дошман булуына басым ясалды. Обама: "Террорчылык безнең җирләребездә озак яши алмас", диде. Һиндстан премьеры исә террорга каршы көрәштә АКШ белән уртак хезмәттәшлекнең дәвам итәчәген әйтте.

Соңыннан ил парламентында да чыгыш ясаган Барак Обама, Һиндстанның БМО иминлек шурасында даими әгъзасы булу таләбен яклады.

Обама Кәшмир мәсьәләсендә диолог башларга киңәш итә.

Һиндстан белән Пакстан арасында каршылык тудырган Кәшмир төбәге турында 2004 елда тынычлык сөйләшүләре башлаган иде. Ләкин узган ел Мумбайда булган террор һөҗүменнән соң бу сөйләшүләр туктап калды. Һиндстан һөҗүмнәрдә Пакстандагы экстремист төркемнәрне гаепли.

Мәгълүм булганча, Кәшмир низагы сәбәпле Һиндстан белән Пакстан арасында 1947 елдан бирле ике тапкыр сугыш булып алган иде.
XS
SM
MD
LG