Узган шимбә көнне Мәскәүдә кыйналган "Коммерсантъ" газеты күзәтүчесе Олег Кашин аңына килде. Ләкин әлегә ул сөйләшә алмый. Аның кыйналу вакыты видеога төшерелгән. 90 секундлык видео илнең интернет сәхифәләрендә, хәтта дәүләт телевидениесы аша да күрсәтелде.
Хастаханәдән бирелгән мәгълүматта журналистның бөерләре әлегә аппаратлар ярдәмендә эшли диелә.
Бүген Мәскәү һәм илнең башка шәһәрләрендә журналистны яклау уңаеннан чаралар уза.
Хастаханәдән бирелгән мәгълүматта журналистның бөерләре әлегә аппаратлар ярдәмендә эшли диелә.
Бүген Мәскәү һәм илнең башка шәһәрләрендә журналистны яклау уңаеннан чаралар уза.