Русия һәм Япония җитәкчеләре ике ил арасында соңгы атналарда кискенләшеп киткән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга килеште.
Мөнәсәбәтләр Русия президенты Дмитрий Медведевның Көньяк Курил утрауларына баруы сәбәпле кискенләшкән иде. Япония бу утрауларны үз җирләре дип саный.
Йокоһама шәһәрендә, Азия-Тын океан хезмәттәшлек оешмасы саммиты читендә Медведевның Япония премьер-министры Наото Кан белән аерым очрашуында Медведев бу очрашу «үзара ышанычка нигезләнгән диалогка башлангыч булыр» дигән өмет белдерде. Наото Кан да шундый ук теләкләрен әйтте.
Бүген аңа кадәр Русия һәм Япония тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров белән Сэйдзи Маэһара да очрашып үзара бәйләнешләрне ныгытырга кирәк диде.
Бу җир бәхәсенә бәйле киеренкелек көчәеп киткәннән соң шундый югары дәрәҗәдәге беренче очрашу булды.