Accessibility links

Корал сатуда гаепләнгән Виктор Бут АКШка тапшырылды (видео)




Таиланд хакимиятләре корал сатуда гаепләнеп кулга алынган Русия эшкуары Виктор Бутны АКШка тапшырды.

Бүген Бут АКШның алты вәкиле белән бергә Бангкоктан АКШка очты.

Русия Бутның АКШка тапшырылуын "канунсыз" дип атады. Тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә "Таиланд хакимиятләре моны АКШ басымы астында эшләде", диелгән. Шулай ук анда Виктор Бутның элекке хәрби һава көчләре офицеры буларак корал сатуы канунлы һәм килешенгән рәвештә бара иде, диелгән.

43 яшьлек Русия эшкуары 2008 елда Таиланд һәм АКШ махсус хезмәтләренең уртак чарасы нәтиҗәсендә Таиландта кулга алынды. Аңа корал белән канунсыз сәүдә итүдә гаепләү белдерелде. Бутның Колумбия гыйсьянчылары һәм АКШта террорчылар исемлегенә кергән башка төркемнәргә корал сатуы шикләнелә.

Виктор Бут гаебен кире кага.
XS
SM
MD
LG