Accessibility links

Виктор Бут Нью-Йорк изоляторына китерелде


Корал сатуда гаепләнеп кичә Таиландтан АКШка тапшырылган Русия эшкуары Виктор Бут Нью-Йорктагы тикшерү изоляторына ябылды.

Русиянең Нью-Йорктагы консуллыгы вәкилләре Бут белән аның мәхкәмәгә тапшырылганчы очрашырга тели.

Бут 2008 елда Таиландта кулга алынды. Ике ел Русия аның үзенә тапшырылуы өчен тырышты. Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Бутның АКШка тапшырылуын "канунсыз" дип атады.

Виктор Бут барлык гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG