Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Ирландиягә ярдәм итәргә әзер


Сишәмбе көнне Брюссельдә очрашкан Европа Берлегенең финанс министрлары Ирландия ярдәм сорап мөрәҗәгәть итсә - илнең банкларын бөлгенлектән саклап калырга әзер булганнарын белдерде.

Ирландия зур бюджет дефициты булуга карамастан финанс ярдәм әлегә сорамады. Илнең банк системасы һәм торак базары җимерелүгә якын.

Башта Греция, хәзер Ирландиядә булган авырлыклар уртак евро акчасын кулланган 15 илнең кайберәүләрендә икътисади авырлыклар булыр, дип фаразлана.

Европа Берлегенең икътисад комиссионеры Олли Рен, Европа Берлеге министрлары Халыкара валюта фонды белән берлектә Ирландиядә хәлләрне якыннан күзәтә һәм рәсмиләр белән хезмәттәшлек итә, дип белдерде.

Европаның үзәк банкы һәм Халыкара валюта фонды вәкилләре, шулай ук Европа Берлеге рәсмиләре хәлләр торышы белән якыннан танышыр өчен бу атнада Ирландиягә бара.
XS
SM
MD
LG