Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты кызларны 16 яшьтән кияүгә чыгарга өнди


Тәһран – Иран президенты Мәхмүт Әхмәдинеҗат кызларны 16 яшьтән кияүгә чыгарга өндәде. Президентның бу өндәвен рәсми Җәми-Җәм басмасы китерә.

Әхмәдиенҗат Иран кызларының 24-26 яшьтә кияүгә чыгуын артык соң дип саный.

Иран президенты элегрәк тә илдә халык санын арттыру кирәклгенә басым ясап килде. Гаиләне планлау чараларын ул Көнбатыш бозыклыгы дип кире кага.

Әмма тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Әхмәдиенҗатның бу өндәве илдә эшсезлекнең артуына китерергә мөмкин. Хәзергә вакытта ул 9% чамасы.
XS
SM
MD
LG