Accessibility links

Кайнар хәбәр

Португалиядә эш ташладылар


Португалиядә 1988 елдан соңгы иң зур ил күләм эш ташлау башланды.

Хөкүмәтнең хезмәт хакларын, социаль түләүләрне һәм башка дәүләт чыгымнарын киметү планына каршы протест чарасын ике зур һөнәр берлекләре оешмасы үткәрә

Транспорт эшчәнлегенә зур зыян килде, башкала Лиссабон һава аланында дистәләрчә очыш туктатылды. Хастаханәләрдән алып банкларга кадәр күп кенә оешмалар эшләми.

Европа Берлеге Португалия хакимиятләреннән финанс тәртибен ныгытуны таләп итә.

Португалия Европа тотрыклылык фондыннан матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моңа кадәр Европа Берлегендәге ике ил – Греция һәм Ирландия шундый ярдәм сорарга мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG