Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Кореяда яңа саклану министры билгеләнде


Көньяк Корея президенты Ли Мең Бак илнең яңа саклану министры итеп Көньяк Корея кораллы көчләре идарә башлыклары комитетының элекке җитәкчесе Ким Хван Чинны билгеләде.

Элекке министр бу атнада, Төньяк Корея Көньяк Корея утравын туп утына тотып дүрт кеше һәлак булганнан соң, кичә вазифасыннан китте.

Бүген шул ук районда тагын атыш тавышлары яңгырады. Әмма Көньяк Корея җирләренә һөҗүм булмады. Хәрбиләр, ул Төньяк Кореядагы хәрби күнегүләр тавышлары булгандыр, ди.

Көньяк Корея исә үз чиратында Кушма Штатлар белән уртак хәрби күнегүләр үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG