Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова халкы парламент сайлый


Парламентка 20 сәяси партия вәкилләре һәм 19 бәйсез намзәт сайланырга теләк белдерде. Алар 101 урынга дәгъва итә.

Парламентка сайланыр өчен намзәтләрнең 4% да ким тавыш алмавы шарт. Бәйсез намзәтләр 2% чикне үтәргә тиеш.

Сайлауны халыкара оешмаларның 600ләп вәкиле күзәтә.

Молдовада соңгы ел ярым эчендә өченче парламент сайлавы үтә. 2009 елда парламент президентны сайлый алмады.
XS
SM
MD
LG