Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сеул Пхеньянның яңа һөҗүменә катгый җавап белән янады


Көньяк Корея президенты Ли Мен Бак Төньяк Кореядән яңа һөҗүм була калса, аңа катгый җавап бирәчәген белдерде.

Бүген дәүләт телевидениесендә ясаган чыгышында президент Йонпхендо утравы халкын Төньяк Корея һөҗүменнән саклый алмаганы өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Сишәмбе булган һөҗүмдә дүрт кеше һәлак булды.

Ике Корея арасындагы мөнәсәбәтләргә киеренкелек өстәлде. Якшәмбе көнне Көньяк Корея белән АКШ уртак хәрби-диңгез күнегүләре башлады.

Төньяк Корея күнегүләрне төбәкне “сугышка җиткерә язган тупас провокация" дип атады.
XS
SM
MD
LG