Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Кытайны Корея ярымутравы турында сөйләшүгә чакыра


АКШ президенты Барак Обама Кытай президенты Һу Дзинтаоны Корея ярымутравындагы вәзгыять турында сөйләшүгә чакырган. Бу турыда Ак Йорт белдерүендә әйтелә.

Обама Кытайның АКШ һәм башка илләр белән бергә булып Төньяк Кореяга аның провокацияләрне туктатырга тиешлеген ачык итеп аңлатуын тели.

Төньяк Корея 23 ноябрьдә Көньяк Корея утравын бомбалап 4 кеше һәлак булу нәтиҗәсендә Корея ярымутравында вәзгыять киеренкеләшеп китте.

Бүген Көньяк Кореяда илкүләм хәрби-диңгез күнегүләре башланды.
XS
SM
MD
LG