Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галим Мирзаянов татар тарихын өйрәнү өчен шәхси фонд оештырырга тели


Америка Кушма Штатларында яшәүче татар галиме Вил Мирзаянов, татар тарихын өйрәнү һәм пропагандалау өчен махсус вакыф (фонд) оештырырга теләвен белдерде. Аның сүзләренчә, бу аның үз шәхси башлангычы, ул аны киләсе елда гамәлгә куярга җыена.

"Хәзерге вакытта гаилә юристы белән вакыф оештыруның кануни якларын өйрәнәбез", диде Мирзаянов Азатлык радиосына. Фонда тупланган акча татар тарихына караган төрле чыганакларны, гыйльми әсәрләрне тәрҗемә итүгә биреләчәк. Ел саен бу өлкәдә эш күрсәткән берәр белгечкә грант бирелә ала, дип белдерде галим.

Моңардан тыш ул, үзе туып үскән Дүртөйле районындагы (Башкортстан) мәктәпләргә дә китаплар, башка әсбаплар белән ярдәм итәргә дә җыена.

Химия өлкәсендәге тикшеренүләре һәм бигрәк тә 90 еллар башында советларның химик кораллары програмын фаш итүе белән танылган Вил Мирзаянов бүгенге көндә Кушма Штатларда яши. Ул Милли Мәҗлес оешмасы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә.

Моңа кадәр Мирзаянов чит илдәге берничә тарихчының татарга караган китапларын тәрҗемә иткән иде инде.
XS
SM
MD
LG