Accessibility links

Кайнар хәбәр

Глобаль җылынуга каршы уртак хәрәкәт планы кабул ителде


Климат үзгәрешләре проблемалары буенча Мексиканың Канкун шәһәрендә узган халыкара конференциядә дөнья илләре глобаль җылынуга каршы бергә чаралар күрү турында план кабул итте.

Планда фәкыйрь илләргә ярдәм һәм тирә мөхетне саклау максатында 2020 елга кадәр 100 миллиард доллар җыю һәдәфе билгеләнә.

Мексиканың тышкы эшләр министры Патрисия Эспиноса климат үзгәреше өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек аша яңа эраның башлануын игълан итте.

Килешү ике атна дәвам иткән эшлекле сөйләшүләр нәтиҗәсендә кабул ителде.

БМО оештырган җыенда 192 илнең махсус вәкиле катнашты.
XS
SM
MD
LG