Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Барак Обама Һолбрукка шифа теләде


АКШ президенты Барак Обама йөрәгенә операция ясалган илнең Әфганстан һәм Пакстандагы махсус илчесе Ричард Һолбрукка саулык теләп аның тиз арада терелүен өмет итүен әйтте.

АКШ башлыгы Обама Һолбрукның үз командасы һәм АКШ тышкы сәясәте өчен бик кирәкле мөһим шәхесләрдән берсе булуын әйтте.

69 яшьлек Һолбрук җомга көнне Дәүләт депертеманты бинасында офисендә эшләгәндә үзен начар хис итә һәм ул хәстәханәдә озатыла. Һолбрукны тиздән операциягә алалар. Һолбрук хәленең авыр булуы хәбәр ителә.

АКШ дипломаты Һолбрук 1995 елда Босниядәге сугышнa нокта куйган Дейтон тынычлык килешүенең имзалануында мөһим роль уйнаган иде.
XS
SM
MD
LG