Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея һәм Кытай көймәләре бәрелешеп бер балыкчы һәлак булды


Сары диңгездә Көньяк Корея чик сакчылары белән бәрелеш нәтиҗәсендә бер Кытай балыкчысы һәлак булды, икесе югалды.

Кытайның иллеләп көймәсе диңгездә Көньяк Корея ярына якын урында канунсыз рәвештә балык тоткан булган диелә.

Чик саклау көймәләре белән бәрелеш тәниҗәсендә кытай балыкчыларының бер көймәсе әйләнеп капланган.

Метал чыбыклар һәм күсәкләр кулланган чик бозучылар белән бәрелештә Көньяк Кореяның дүрт чик сакчысы яраланган.

Көньяк Корея тышкы эшләр министрлыгы бер Кытай балыкчысының үлеме өчен Пекиңгә кызганыч белдерде.
XS
SM
MD
LG