Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш Европада тарнспорт хәрәкәте чикләнү дәвам итә


Көнбатыш Европада һава шартлары начар булу сәбәпле кайбер һава аланнары әле дә транспорт эшчәнлеген җайга сала алмый.

Париждагы “Руасси-Шарль-де-Голль» халыкара һава аланында очышларның яртысыннан баш тартырга мәҗбүр булдылар. Төп сәбәбе – очкычларны эшкәртү өчен бозлануга каршы сыеклык җитешмәү.

Бельгиядә дә һава аланнары чикләнгән күләмдә генә эшли.

Германиядә күп кар яву сәбәпле Төньяк Рейн-Вестфалия җиренең кайбер районнарында машина хәрәкәтенә зур зыян килде. Ил буйлап моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә машина казалары теркәлгән.

Берлин белән Һанновер арасында тимер юл хәрәкәте дә тукталган.
XS
SM
MD
LG