Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ихсаноглу христианнарны яңа ел белән котлады


Ислам Конференциясе оешмасы генераль секретаре Әкмәләддин Ихсаноглу, христиан халкын раштуа бәйрәме һәм якынлашкан яңа ел белән котлады.

Ихсаноглу раштуаның христианнар белән бергә мөселманнар өчен дә мөһим әһәмияткә ия булуын әйтеп, бу изге көннең кешеләргә дуслык, тынычлык һәм иминлек китерүен теләде.

Ихсаноглу дөньядагы мөселманнарны христиан күршеләренең бу динb бәйрәмдәге шатлыклары белән бүлешергә чакырды.

Ихсаноглу раштуа уңаеннан христианнарга ясаган чыгышында, радикал төркемнәр белән түгел, ә диннәрара хөрмәт һәм диалог аша ислам дини һәм мөселманлыкны яхшырак аңларга чакырды.
XS
SM
MD
LG