Чикләрне танымаган журналистлар оешмасының 30 декабрьдә чыгарган хисабына караганда, былтыр дөньяда 57 журналист үз вазыйфасын үтәгәндә һәлак булган.
Бу күрсәткеч былтыр һәлак булган журналистлар саны белән чагыштырганда 25 %ка аз.
Хисапта элекке елларда булган кебек ук 2010 елда да Әфганстан, Колумбия, Гыйрак, Пакстан, Русия кебек илләрдә журналистларны үтергән кешеләр җәзасыз калган.
Чикләрне танымаган журналистлар оешмасы урланган журналистлар санының артуын белдерә. Оешма 2010 елда ким дигәндә 51 журналистның урлануын әйтә. Былтыр урланган журналистлар саны 33 кеше булган.