Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Төньяк Корея белән сөйләшүләрнең башлануын тели


АКШ Төньяк Корея белән атом программы турында туктап калган сөйләшүләрнең яңадан башланачагына өмет белдерә. Бу хакта АКШ махсус вәкиле Stephen Bosworth Корея сәфәре вакытында белдерде.

Сеулдa Көньяк Корея вәкилләре белән очрашкан АКШ вәкиле, Кореядан соң Япония һәм Кытайга барачак.

Былтыр ноябрь аенда ике Корея арасында булып алган каршылыктан соң, Пхеньян Көньяк белән берүзе сугыша алырлык атом көченә ия булуын белдергәннән соң, киеренкелек тагын да арткан иде.

Вакытлыча булып алган киеренкелектән соң, хәзер ике Корея да тынычлык өчен сөйләшүләргә башларга әзер булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG