Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия базарында шартлау булды


Ингушетиядәге Сунжа районының Орджоникидзе шәһәре базарында шартлау булды.

Республика эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, зарар күрүчеләр юк.

Базарны тикшерү нәтиҗәсендә зур булмаган тагын ике шартлаткыч табылып зарарсызландырылган.

Кулдан ясалган бомбалар кофе банкаларына урнаштырылып аларга детонаторлар һәм кесә телефоннары беркетелгән булган.

Базарда тагын берничә бомба булырга мөмкин дигән мәгълумат килгән.
XS
SM
MD
LG