Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция Иранга карата чикләүләрне кырыслатырга тәкъдим итә


Истанбулда алты ил белән Иран арасында атом сөйләшүләре уңышсыз тәмамланганнан соң Франция тышкы эшләр министры Мишель Альо-Мари көнбатыш илләре Иранга карата чикләүләрне тагын да кырыслата ала дип белдерде.

Альо-Мари Үрдән сәфәре барышында ике көнлек сөйләшүләрдәге уңышсызлыктан соң көнбатыш илләренең мөмкин булган чаралары кимеде диде.

Аның әйтүенчә, Франция һәм аның беректәшләре бу уңышсызлыктан соң Иранга карата чикләүләрне кырыслатып шул ук вакытта сөйләшүләр тәкъдим итү юлын сайлый ала.

"Без дипломатик чишелеш эзләргә һәм табарга тырышабыз. Ахыр чиктә сөйләшүләр өстәленә кире кайтып диалогны сайлау ираннардан тора. Әмма без ике төрле мөнәсәбәт күрсәтәчәкбез. Ул кайбер мәсьәләләрдә сөйләшүләр тәкъдим итү, шул ук вакытта тәрәккыят күренмәсә, чикләүләрне кырыслату", - диде Франция министры.

Исламабад сөйләшүләрендә Тәһран үзенең уран баету эшен туктату мөмкинлеген кире какты. Тәһран атом коралы ясарга мөмкин дип борчылучы халыкара җәмәгатьчелек исә Иранның атом програмы өчен уранны илдән читтә баетырга тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG