Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хизбулла яклаган Нәҗип Микати Лүбнән премьеры итеп билгеләнде


Хизбулла шыгый сугышчан төркеме яклаган Нәҗип Микати Лүбнән премьер-министры итеп билгеләнде.

Президент Мишель Сөләйман сөнни миллиардердан сәясәтчегә әверелгән Микатидан яңа хөкүмәт оештырып карауны сорады.

Премьер урынына билгеләнгәннән соң Микати яңа хөкүмәт төзү сөйләшүләрен атнакич башлаячагын белдерде һәм Лүбнәндәге барлык тарафларны каршылыклардан арынырга чакырды.

Премьер-министр вазифаларын башкарган Саад Харири исә Хизбулла карамагындагы хөкүмәткә кушылмаячагын белдерде.

Хәрири тарафдарлары президентның бу карарына каршы протест чаралары үткәрә.
XS
SM
MD
LG