Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты транспорт милициясе җитәкчесен эштән алды


“Домодедово” һава аланындагы шартлау сәбәпле, Русия президенты Дмитрий Медведев Үзәк федераль бүлгесенең транспорт милициясе идарәсе җитәкчесе эштән алды.

Моннан тыш, Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев “Домодедово” һава аланында иминлек өчен җавап бирүче җитәкче һәм аның ике урынбасарының хезмәт урыныннан азат ителүен әйтте.

Мәскәүдәге терактта үлгәннәрне күмү җомга көнне башланачак. Инде барлык мәетләрнең дә исемнәре ачыкланган.

Хастаханәдә хәзергә 116 кеше кала. Аларның дистәләрчәсенең хәле әле дә авыр дип бәяләнә.

Бүген Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә матәм көне игълан ителгән.
XS
SM
MD
LG