Accessibility links

Эрдоган Киевта кырымтатар вәкилләре белән очрашты


Төркия былтыр Русия һәм гарәп илләре белән булдырылган стратегик уртаклык килешүен Украина белән төзи.

Төркия премьер министры Тайип Эрдоган 600 эшкуар белән бергә ясаган Украина сәфәре вакытында Украина белән стратегик уртаклык шурасын төзү турында килешүгә кул куйды.

Ике ил ике яклы виза режимын бетерү һәм сәүдә әйләнешен арттыру турында килеште.

Киевта Төркия-Украина сәүдә берлеге җыенына катнашкан Эрдоган кырымтатарларының да проблемалары белән танышты.

Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилоглу белән аерым очрашкан Эрдоган, Төркиянең кырымтатарларын һәрдаим яклавын әйтте.

Җәмилоглу исә үз чыгышында төбәктә сәламәтлек, су һәм юл проблемалары булуын әйтте.

Эрдоган Төрек хезмәттәшлек һәм тәрәккыят оешмасы башлыгына Кырымда юл, хастәханә һәм су проблемаларын чишү өчен эшчәнлекне тизләтергә чакырды.
XS
SM
MD
LG