Accessibility links

Human Rights Watch Кыргызстанга тәнкыйть белдерде


Халыкара Human Rights Watch оешмасы Кыргызстанда мәхкәмә эшләре белән канәгать түгел.

Оешма ил югары мәхкәмәсен милләте белән үзбәк булган 8 Кыргызстан ватандашының эшен яхшылап карарга чакырды.

Алар былтыр җәй көнне булган этник каршылык чаралары заманы кулга алынган иде.

Кулга алынучыларның берсе танылган хокук яклаучы Азимҗан Аскәров иде.

Мәхкәмә эше барган 8 кеше илнең көньягында булган этник каршылыклар заманы бер полицияне үтерүдә һәм бер ничәсенең яралауда гаепләнә.

Үзбәкләр төрмәдә кыйналуларын һәм начар мөгамәлә күрүләрен алга сөрә.
XS
SM
MD
LG