Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гарәп илләрендәге ризасызлыкка чишелеш - реформа"


Гарәп лигасы баш секретаре Амр Муса
Гарәп лигасы баш секретаре Амр Муса
Гарәп лигасы секретаре Амр Муса, "Тунис, Мисыр һәм башка гарәп илләрендә бер-берсе артлы кабынып киткән каршылык чаралары, гарәп илләрендәге ризасызлыкның ни дәрәҗә җитүен күрсәтә", дип әйтте.

Давос форумына катнашкан Амр Муса, гарәп дөньясындагы проблемаларның төбәк һәм халыкара йогынтылар нәтиҗәсендә барлыкка килүен әйтте.

Төбәктә күптәннән бирле бар булган һәм соңгы вакытта халыкны урамнарга чыгарган ризасызлыкны бетерү өчен - халык таләп иткән реформаларны башкаруының бик мөһим булуына басым ясады.

Гарәп лигасы башлыгы шулай ук башка илләр белән хезмәттәшлек итүенең бик мөһим булуына басым ясады.
XS
SM
MD
LG