Accessibility links

Юлия Тимошенкога Брюссельгә бару рөхсәт ителмәде


Украина баш прокуратурасы элекке премьер-министр Юлия Тимошенкога Брюссельгә барырга рөхсәт бирмәде.

Тимошенконы 2 февральдә Брюссельдә очрашып сөйләшергә Европа парламенты җитәкчесе Ежи Бузек чакырган иде.

Баш прокуратура рөхсәт бирмәвен ул көнгә тикшерү чаралары билгеләнгән булуы белән аңлата.

Вазифасын яманлык белән куллануда гаепләү нигезендә аңа каршы ике җинаять эше кузгатылды.
XS
SM
MD
LG