Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филиппинда су басу корбаннары саны 75-кә җитте


Филиппинда су басулардан барлыгы 75 кеше үлде.

Бу турыда гадәттән тыш хәллә идарәсе вәкилләре белдерә. Илнең көнчыгыш ярында әле дә су басу һәм сил төшү куркынычы бар.

Декабрь аенда башланган көчле янгырлардан инфраструктурага һәм авыл хуҗалыгына 45 миллион долларлык зыян килгән.

Барлыгы 2 миллионнан артык кеше төрлечә зарар күргән. 32 кеше югалган дип санала.

Һава торышын күзәтүчеләр яңгырлар март аена кадәр дәвам итәргә мөмкин дип кисәтә.
XS
SM
MD
LG