Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил президенты Мөбәрәкне яклап чыкты


Израил президенты Шимон Перес Иерусалимда Европа Берлеге белән Израил арасындагы парламентара ассоциация җыены ачылышында Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкне яклап чыгыш ясады.

“Президент Мөбәрәкне озак еллар беләм. Ул Якын Көнчыгышта сугышларны булдырмас өчен күп тырышлык күрде. Моның белән ул бик күп гарәп һәм яһүд кешеләренең гомерен саклап калды. Аның тынычлык булдыру өчен керткән өлеше бәя биреп бетергесез зур һәм онытылмаслык”, диде Перес.

Иерусалимда ачылган конференция өч көн дәвам итәчәк. Җыенда Европаның 37 иленнән 400ләп кеше катнаша.

Парламентара ассоциациягә Европа илләре парламентлары һәм Европа парламентының меңнән артык депутаты керә.
XS
SM
MD
LG