Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд Ираннан үз илчесен чакыртып алды


Нидерланд Иран һәм Нидерланд ватандашлыгына ия булган хатын-кызның Иранда үлемгә хөкем ителүе сәбәпле Тәһраннан үз илчесе чакыртып алуын белдерде. Нидерланд илчесе Ираннан пәнҗешәмбе китәчәк. Нидерландтагы Иран илчесе исә тышкы эшләр министрлыгына чакырылган.

Узган айда 45 яшьлек Захра Бахрами наркотик сатуда гаепләнеп асып үтерелгәч Нидерланд Иран белән дипломатик мөнәсәбәтләрне туктаткан иде.

Хатынның гаиләсе аның гаебен кире какты һәм хөкем карарының Захра Бахраминең 2009 елда хөкүмәткә каршы чараларда катнашуына бәйле булганын белдерде.
XS
SM
MD
LG