Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Мисыр хакимиятләренең тәкъдимнәрен җитәрлек дип санамый


"Мөселман кардәшлеге" хакимиятләр белән сөйләшүдән соң матбугат очрашуы уздырды
"Мөселман кардәшлеге" хакимиятләр белән сөйләшүдән соң матбугат очрашуы уздырды
Мисыр оппозициясе хөкүмәтнең тәкъдимнәре илдә сәяси кризисны чишәр өчен җитәрлек түгел, дип белдерде. Оппозициянең иң тәэсирле төркемнәренең берсе булган “Мөселман кардәшлеге” хәрәкәте якшәмбе көнне хакимият вәкилләре белән сөйләшүләр уздырды. Очрашуда март башына кадәр Конституциягә реформалар әзерләр өчен юристлар һәм сәясәтчеләр кергән комитет төзү турында килешенде.

“Мөселман кардәшлеге” хөкүмәтнең бу нияте “изге”, әмма аның җитди нигезе юк, дип белдерде.

Инде ике атна Мисырда президент Хөсни Мөбәрәкне урыныннан китүен таләп итеп урам җыеннары үтә.
XS
SM
MD
LG