Магас шәһәре мәхкәмәсе Ингушетиядә “Домодедово” шартлавына бәйле булуда шикләнелгән өч кешенең кулга алыну турындагы мәгълүматне раслады.
Интихарчы булуы фаразланган Мөхәммәд Евлоевның туганнары Фатыйма һәм Әхмәд Евлоевлар, шулай ук авылдашлары Гомәр Аушев кулга алынган.
Аларның барысына да террор, кеше үтерү, канунсыз корал һәи шартлаткычка ия булуда гаепләү белдерелгән.
Тикшерүчеләр, тоткарланган дүртенче кеше – Адәм Ганижевка каршы дәлилләр җитәрлек түгел, дип белдерде.
24 гыйнварда “Домодедово” һава аланында булган шарлтауда 36 кеше һәлак булды. Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә чечен сугышчылары башлыгы Доку Умаров алды.