Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмитов: Республика башлыгының исеме түгел, җисеме мөһим


Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов “Ведомости” басмасына биргән әңгәмәдә республикада “президент” атамасы бетереләчәк, дип белдерде.

“Декабрьдә кабул ителгән федераль канун нигезендә бу исем үзгәретләчәк, безнең 2015 елга кадәр вакытыбыз бар,” диде Хәмитов.

Республика башлыгы сүзләренә караганда, “президент” сүзе урынына башкорт гореф-гадәтләренә туры килгән бер сүз булырга тиеш.

“Әмма бу да иң мөһим шарт түгел. Иң мөһиме – республика башлыгының үз вазыйфасын саклап калуы, үз халкының яклаучысы булып калуы. Аның исеме “президент” йәки “ил башы” буламы – бу инде икенче мәсьәлә”, диде президент.

Хәмитов сүзләренә караганда, республика башлыгының башкорт милләтеннән булуы, премьер-министрның исә, милләтенә карамастан, беренче чиратта оста идарәче булуы мөһим.
XS
SM
MD
LG