Мисыр хәрби көчләре җитәкчелеге президент Хөсни Мөбәрәкнең илдә хакимиятне тапшыру планын хуплады.
Югары хәрби шура белдерүендә, хәрби көчләр илдә гадел һәм ирекле сайлау уздыру өчен шартлар тәэмин итәчәк, дип белдерде.
Хәрбиләр өч атнага якын протест чараларын уздырган халыкны таралышырга чакырды.
Кичә Мөбәрәк Мисырда хакимиятне өлешчә вице-президент Өмәр Сөләйманга тапшыруын һәм Конституциягә үзгәрешләр кертү нияте турында белдерде.
Каһирә үзәгендә ризасызлык чарасын дәвам иткән пикетчылар Мөбәрәкнең вазыйфадан хәзер үк китүен таләп итә. Бүген Таһрир мәйданыннан президент сараена таба йөреш үтәчәк.