Мисырдагы чуалышлардан файдаланып билгесез кешеләр Каһирә музееннан берничә аеруча кыйммәтле әйберне алып киткән.
Бу турыда хәбәрне илнең борынгы мирас эшләре министры Заһи Хавасс та раслый.
Урланган әйберләр арасында Тутанхамон фиргавеннең бронза сыны да бар.
Караклар төп протест чаралары узган Таһрир мәйданындагы музейга ул бөтенләй диярлек сакланмаган чакта, 28 гыйнварда кергән.
Соңрак исә Борынгы Мисыр тарихи мирасы саклана торган иң зур музейны хәрбиләр сак астына алган.