Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлускони җенси җәнҗалга бәйле мәхкәмә каршына баса


Италия мәхкәмәсе илнең хөкүмәт башлыгы Сильвио Берлускони аның балигъ булмаган фәхишә белән бәйләнеше турындаге гаепләү нигезендә мәхкәмә каршына басарга тиеш дигән карар чыгарды.

Хөкемдар бу мәхкәмә эшен башлауны 6 апрельгә билгеләде.

Берлускони һәм Руби кушаматлы кыз бер-бере белән таныш булуларын әйтсә дә, җенси мөнәсәбәткә кергәнлекләрен кире кага.

Берлускони моны сәяси дошманнары оештырган яла ягу дип атый.
XS
SM
MD
LG