Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгарифе: Печәне бар – аты тартмый


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Норлаттагы бер мәктәптә.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Норлаттагы бер мәктәптә.

Татарстан мәгарифенә хөкүмәт компьютерлар һәм яңа технологияләр белән матди ярдәм күрсәтсә дә, ул Русия төбәкләре арасында 75 урынны гына биләп тора икән.


Норлатта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Министрлар кабинетының күчмә утырышы булды. Җыелышта мәгариф өлкәсендә узган ел башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Җыелышны ачып җибәргән премьер-министр Илдар Халиков сүзләренчә, узган елгы Укытучы елы кысаларында, укытучыларга хезмәт хакы түләү күләме 16%ка арткан. Моннан тыш уку йортларының материаль базасын ныгыту өчен дә 600 миллион сумнан артык акча тотылган.

Узган ел шулай ук 2015 елга кадәр дәвам итәчәк “Киләчәк” стратегиясен тормышка ашыру өчен старт бирелгән.

“Соңгы елларда мәктәпләр һәм укучылар саны 30%ка кимеде”

Болар барысы да шатландыра торган вакыйгалар анысы. Тик менә соңгы елларда республикадагы мәктәпләр саны белән мәктәп укучылары санындагы 30%лык кимү мондый стратегияләрнең киләчәген ничек билгеләр икән соң?

“Киләчәк”кә карата укытучылар да, галим-педагоглар арасында да төрле карашта булучылар бар. Тәнкыйтьләүчеләр һәм бу програмны хуплаучыларның кайсысы хаклы булачагын вакыт күрсәтер шулай да.

Җыелышта төп чыгыш ясаучы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстан мәгарифендәге бергәлеккә өч белем бирү тармагы белән ирешеп була. Алар – мәктәпкәчә белем бирү, урта һәм югары белем бирү өлкәләре.

“2011дә балалар бакчалары саны 51гә артачак”


Министр сүзләренчә, мәктәпкәчә белем бирү “Бәләкәч” програмына нигезләнеп алып барыла. Әлеге програм кысасында агымдагы елда 51 яңа балалар бакчасы ачылачак. Һәм нәтиҗәдә 10 мең 800 бала бакча белән тәэмин ителәчәк.

Бүгенге көндә бала табу йортларыннан чыккач ук балалар бакчалары өчен урын кайгыртыла башлауны исәпкә алганда, бу яңалык ата-аналарны битараф калдырмас, мөгаен.

Республика бюджетыннан моның өчен 2 миллиард 772 миллион сум акча бүленүен дә әйтеп узды министр.

Гыйлметдинов чыгышыннан аңлашылганча, хәзерге көндә Татарстанда президент програмы кысаларында 11 мең укытучы заманча компьютерлар, ә 26 мең укытучы ноутбуклар алган икән. Ел ахырында барлык укытучылар да компьютерлы булачак, дип ышандыра ул.

Укытучыларга бушлай компьютерлар таратылса та, мәктәпләрне оптимальләштерү дәвам итә. Министр сүзләренчә, бүгенге көндә республикада биш-алты бала гына белем алучы йөзләгән мәктәп бар икән. Замана таләпләренә җавап бирмәгән мәктәпләрне ябып, алар урынына яңа мәктәпләр төзергә кирәк, дип саный ул.

Гыйлметдинов үз чыгышында, мәктәпләрдә башка телләр укытуга да үз карашын белдерде. Бүгенге көндә балаларга туган телләрен өйрәтү өчен миллиард сумнар тотылса да, нәтиҗәсе бик күренми, диде ул.

Тикмәгә генә Татарстан мәгариф системы бүген Русия төбәкләре арасында 75нче урынны алып тормый, күрәсең.

Фән һәм мәгариф министры мондый түбән күрсәткечне, авыл мәктәпләрендәге тулы булмаган сыйныфлар, 10 мәртәбә кыйбатракка белем алу, укыту сыйфатының түбән булуына бәйләп аңлатты.

Альберт Гыйлметдинов аз комплектлы мәктәпләр проблемыннан чыгу өчен 4 чишелеш юлын күрә. Алар – база мәктәпләрен оештыру, укытучылар йорты, балаларны дистанцион укыту һәм район үзәкләрендә мәктәп-интернатлар булдыру икән.

Әмма авыл мәктәпләрендәге мондый үзгәреш юллары белән генә мәгарифне алга җибәрү мөмкин булырмы икән? Бүгенге көндә оптимальләштерү проблемы белән очрашмаган шәһәр мәктәпләрендә дә хәлләрнең ал да гөл булмавын бар кеше белә.
XS
SM
MD
LG