Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак хөкүмәте башлыгы “100 көн эчендә” министрларга эшчәләрен яхшыртырга боерды


Гыйрак премьер-министры Нури әл-Мәлики министрларга “эшчәнлекләрен яхшыртырга 100 көн” бирүен әйтте.

Җомга көнне меңнәрчә кешенең дәүләт оешмалары эшен яхшырту таләбе белән чыгуы Нури әл-Мәликине әнә шундый карарга этәргән.

Җомга көнне каршылык белдерүчеләр һәм полиция арасында бәрелешләр булган иде. Кимендә 14 кеше үлде.

Ял көнне үткән хөкүмәт утырышы вакытында Нури әл-Мәлики, һәр министрның эшенә бәя биреләчәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, кайберәүләр алыштырылырга да мөмкин.

Гыйрак хокук яклаучылары демонстрантларга каршы көч куллану очракларын тикшерүне таләп итә. Багдадта чираттагы каршылык белдерү чарасы 4 мартка билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG