Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре Үзбәкстанга сәфәр кыла


25-30 мартта Үзбәкстандагы татар яшьләре барлык теләгән татарлар өчен Хива һәм Үргәнч шәһәрләренә сәфәр оештыра.

Берничә ел элек дөньядагы татар яшьләре оешмалары вәкилләре барысы бергә Казандагы чараларда гына очраша торган булгандыр мөгаен. Хәзер исә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә дә төрле кичәләр, утырышлар үткәрелә. Ләкин моңа кадәр әле ул Русия өлкәләрендә генә узса, быел инде БДБ киңлегендә оештырыла. Ташкенттагы татарлар үзләренә кунакка төрле төбәктәге милләттәшләрен чакырырга булган.

Кунакка дип әйтү мөгаен бик үк дөрес тә түгелдер. Чөнки Ташкенттагы татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Нариман Кәримов сүзләренчә, әлеге чарада үз хисабына теләгән һәркем катанаша ала.

“Без татар яшьләренә Хива һәм Үргәнч шәһәрләрен күрсәтергә булдык. Чөнки XIV гасырлар тирәсендә Идел Болгарстаны Үзәк Азия илләре аеруча да Хива һәм Үргәнч шәһәре кергән Хорезм ханлыгы белән дипломатик һәм сәүдә элемтәләре алып барды. Әби-патша Екатерина IIнең 1874 елгы карары татар сәүдәгәрләре хокукларын киңәйтте. Һәм 1794 елны Казан татарларыннан торган сигез сәүдәгәр 80 дөя белән Омскидан Бохара аркылы Ташкентка юл тотты. Барлык авырлыкларга карамастан, Русия хөкүмәте Урта Азия илләре ханлыклары белән сәүдә хезмәттәшлеген рәтләргә тырышкан. Һәм бу максаттан татарларны кулланган. Моннан тыш, алар тылмач булып та хезмәт иткәннәр. Ә Согуд Гарәбстаны исламны тарату өчен Идел Болгарстанына акча җибәреп торган һәм ул Хорезм ханлыгы аркылы килгән”, ди ул.

Татар яшьләре нәкъ шул еллардагы хатирәләрне искә төшерәчәк икән. Инде Кытай, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Мәскәү, Омски, Казан, Уфадан татарлар килергә теләк белдергән. Алар нигездә Бөтендөнья татар яшьләре җыенында катнашкан вәкилләр. Нариман үзе дә бу җыен әгъзасы булып тора.

Яшьләрне үзбәк пылавы белән сыйлаячаклар

Башта яшьләр Ташкентта җыелып, татарлар белән бәйле истәлекле урыннарны караячак. Ә аннары инде Үргәнчкә юл тотачак.

“Ташкенттан Үргәнчкә поезда бер тәүлек юл. Анда безне татарлар каршы алачак һәм кунакханәгә урнаштырачаклар. Шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышудан тыш, татар оешмалары вәкилләре белән очрашулар, татар концерты булачак”, ди Нариман.

Икенче көнне исә алар Хивага юл алачак. Анда да аларны тарихи урыннар белән таныштырачаклар һәм үзбәк пылавы белән сыйлаячаклар. Хәтта Хивадан ерак түгел урнашкан Караком чүлендә төшке аш каралган.

Биш көнлек сәфәр кысаларында, шулай ук “Татар моңы – 2009” бәйгесе бүләк ияләре булган Галия Ханнанова һәм төрле мәдәни чаралар оештыручы Руслан Гайнанов чыгышлары, Tatar Hiva Party яшьләр дискотекасы, төрле бәйгеләр узачак.

Моннан тыш, биш көннән соң да Үзбәкстанда калачак яшьләрне Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләре белән дә таныштыру мөмкинлеге бар.
XS
SM
MD
LG