Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан әсирләр белән алмашырга килеште


Сочи – Бу турыда бүген Сочида Русия, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентлары - Дмитрий Медведев, Серж Саргсян һәм Илһам Алиев катнашында үткән Таулы Карабах низагына багышланган сөйләшүләрдән соң хәбәр ителде.

Сөйләшү нәтиҗәсендә кабул ителгән уртак белдерүдә әйтелгәнчә, тарафлар барлык бәхәсле мәсьәләләрне тыныч юл белән хәл итәргә, чик буендагы ихтимал низагларны Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы арадашчылыгында тикшерергә ниятли.

Бу әлеге өч тарафның мондый рәвештә инде сигезенче очрашуы булды. Алар мондый очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәргә килеште.
XS
SM
MD
LG