Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балкарларның ватаннарыннан куылуына 67 ел тулды


Бүген Нальчик шәһәрендә Сталин золымы нәтиҗәсендә балкар халкының ватаннарыннан куылуга 67 ел тулуны искә алдылар.

Имамнар куылуда үлгәннәр рухына дога кылды, Кабарда-Балкар җитәкчеләре балкар әдәбиятенә нигез салган Кязим Мечиев каберенә чәчәкләр салды. Мечиев шулай ук сөргендә вафат була. Аның җәсәде 1999 елда гына Казакъстаннан Нальчикка алып кайтып җирләнә. Аннан соң митинг үтте.

1944 елның 8 мартында, барлыгы 38 меңләп кеше, фашитсларга ярдәмдә гаепләнеп Урта Азия һәм Казакъстанга сөрелгән. Илләреннән куылганнарның күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар булган.

Исән калганнар бары тик 13 елдан соң гына, Советлар Берлеге Югары Шурасы президиумы Кабарда-Балкар автоном республикасын янә торгызу карарын чыгаргач кына, илләренә кайта алган.
XS
SM
MD
LG