Израиль саклану министры Эһүд Барак, ил җитәкчелеге Кушма Штатлардан тагын өстәмә рәвештә 20 миллиард доллар сорарга җыена дип белдерде.
Эһүд Барак фикеренчә, соңгы вакытта инкыйлабларга дучар төбәк өчен “көчле Израиль генә тотрыклылык терәге булачак”.
Саклану министры бу акчаларны, гарәп илләрендә инкыйлаб дулкыннары нәтиҗәсендә туган үзгәрешләргә каршы илнең иминлеген саклау өчен, Израиль иминлек көчләрен әзерләүгә юнәлтергә планлаштыра.
Эһүд Барак Мисырның яңа җитәкчелеге 32 ел элек Израиль белән ике арада төзелгән тынычлык килешүеннән баш тартырга мөмкин дип тә шикләнә. Әлеге хәл була калган очракта, Кушма Штатлар өчен бигрәк тә әһәмияткә ия төбәк өчен Израильнең хәрби яктан көчле булуы зарур икәнлеген дә әйтә.
Израиль Кушма Штатлардан ярдәмне 1985 елдан бирле алып тора. Әлеге акча бары тик иминлекне саклау проектлары өчен генә бирелә. Шартларга күрә, хәрби финанс ярдәменең 75%ын Израиль Кушма Штатларда гына тота ала. Ә калган 25%ын шекельгә әйләндереп Израиль сәнәгатенең саклану ширкәтләренә җибәрә ала.
“Свобода” радиосы корреспонденты Эла Котлер, Израильнең күпләгән саклану ширкәтләре Кушма Штатларга күчерелгән, дип хәбәр итә.