Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендә мәхкәмә прокурорның ислам китапларын экстремист эчтәлектә дип тану гаризасын карамады


Оренбур өлкәсенең Гай шәһәре мәхкәмәсе прокурорның татар телендәге берничә китапны экстремист эчтәлектә тану турында гаризасын кире борган, дип хәбәр итә Интерфакс.

Мәхкәмә икенче як та катнаша алсын өчен гаризаны үзгәртергә кушкан.

“Чөнки бу гариза аерым тәртип белән җибәрелгән”, дип белдерә хөкемдар Владимир Чикунов.

“Аерым тәртип” белән килгән гаризаны караган вакытта китапны чыгаручылар тыңлап утыручылар гына булачак.

Әгәр прокурор мәхкәмә таләп иткән шикаять җибәрсә нәшрият, китап авторлары һәм тәрҗемәчеләр дә җавап бирүче буларак үз сүзләрен әйтә алачак.

Оренбур өлкәсе прокуратурасы әлеге хәлгә мөнәсәбәттә аңлатмалар бирми.

Русия мөфтиләр шурасы белдерүенчә, прокурор ислам әдәбияты әсәрләрен экстремист дип тану турындагы гаризаны мәхкәмәгә җибәргән.

Бу китаплар арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең “40 хәдисе”, Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин һәм Мәскәү ислам университеты ректоры Марат Мортазинның “Котылу – намазда”, XVIII гасыр татар язучысы Утыз Имәнинең “Аңлатмалар энҗесе” һәм башка әсәрләр дә бар.

Бу хәл мөселман дини китапларын уйламыйча һәм тикшермичә тыю һәм мәхкәмәләрнең гадел булмаган карар чыгаруында чираттагы адым булып тора, инде Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләрен, татар әдәбияты классигы, Русия мөселман лидерлары әсәрләрен “экстремист” дип атауга кадәр барып җиттеләр, диелә Русия мөфтиләр шурасы сәхифәсендә.
XS
SM
MD
LG