Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмас Израил җирләрен утка тотты


Шимбә иртәсендә Израил җирләрен Фәләстин идарәсе ягыннан ныклап утка тоту башланды.

Хәрбиләр әйтүенчә, шимбә иртәсендә Израилгә мина аткычтан 50-дән артык мәртәбә атканнар.

Бу Израильгә узган бер ел эчендә атылганның чирегенә тиң.

Бомбадан качу урыннарына өлгермәгән ике кеше яраланып хастаханәгә салынган, берничә торак йортка зур зыян килгән.

Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә Хәмас сугышчан төркеме алды.

Израиль боралаклары җавап итеп Газзә Сызыгындагы Хәмас ныгытмаларын утка тотты.

Берничә бинаның җимерелүе, бер сугышчының үтерелүе, бишесенең яралануы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG