Япониянең 11 март җир тетрәвеннән зыян күргән “Фукусима-Дайичи” атом электр станциясендә вәзгыять катлаулы булып кала.
Станция инде электр белән тәэмин ителсә дә, әлегә реакторларны суыту җайланмаларын кабыза алмыйлар. Аларны су белән суытуны дәвам итәләр.
Азык-төлектә һәм су үткәргечләрдә нурланыш табылу сәбәпле куркыныч арта.
Соңгы мәглуматларга караганда, җир тетрәү һәм диңгез ташкыны нәтиҗәсендә 8100-ләп кеше һәлак булган. 12 меңнән артык кеше югалган дип санала.
450 меңләп кеше вакытлы сыену урыннарына урнаштырылган. Азык-төлек, су һәм ягулык кытлыгы бар.